РУ | ТАТ

М-12 «Мәскәү-Казан»

Яңа тиз йөрешле трасса Россия башкаласыннан Казанга кадәр 6,5 сәгать эчендә барып җитәргә мөмкинлек бирәчәк.
М-12 «Москва — Казань»

М-12 төзелеше – илебезнең гаять зур проектларының берсе. 811 километрлык трасса Мәскәү, Владимир, Түбән Новгород өлкәләрен, Чувашия һәм Татарстан республикаларын берләштерәчәк.

Киләчәктә М-12 нигезендә «Европа - Көнбатыш Кытай» халыкара транспорт коридоры барлыкка киләчәк.

Трасса төзелеше 2020 елда башланды.

Әлеге маршрут Мәскәү-Казан юлы вакытын ике тапкыр кыскартырга тиеш – 12 сәгать урынына 6 сәгать ярым гына, һәм ул М-7 «Идел» юлына параллель рәвештә үтәчәк.

Ә Чиләбедән Казанга якынча 8-9 сәгатьтә барып җитеп булачак.

Машиналарга М-12 юлында 110-130 км/сәгать тизлек белән хәрәкәт итәргә рөхсәт ителәчәк. Ике башкала арасындагы трассаны 2023 ел ахырына кадәр ачу планлаштырыла.  

Татарстан территориясе буенча М-12 озынлыгы 142 километр тәшкил итә. Ул республиканың биш районынан уза: Кайбыч, Апас, Югары Ослан, Лаеш һәм Питрәч районнары.

Казанга кадәр трассада ясалма корылмалар саны 350гә якын булачак. Автомагистраль төзелешендә урман маршрутларына аерым игътибар бирелә. Хайваннарны һәм шоферларны саклар өчен, юл кырыенда махсус экодуклар урнаштырыла.

Яңа трассаның бөтен озынлыгында сигез җир өсте үтүе һәм 40 җир асты туннеле төзелә.

10 ел ремонтсыз хезмәт итәчәк

Төзелештә асфальт-бетоннан өч катлы юл өслеге кулланыла. Мондый технология трассаның 10 ел дәвамында ремонтсыз эшләвен тәэмин итәчәк.

Идел елгасын М-12 трассасы Татарстан башкаласыннан 25 километрга көньяктарак урнашкан яңа күпер аша кичәчәк. Бу М-12 тиз йөрешле юлының иң озын ясалма корылмасы, аның озынлыгы – 3 362 метр. Күпернең киңлеге – 25 метр, ягъни автотранспорт хәрәкәте өчен дүрт полоса. Күпер Татарстанның Лаеш һәм Югары Ослан районнарын тоташтырды.

Юлның Мәскәү-Казан участогы Татарстанның Питрәч районындагы Шәле авылыннан көньяктарак Шәле - Баулы тиз йөрешле автотрассасы белән киселештә тәмамланачак.

Казан белән Дүртөйле арасындагы участок М-7 трассасы буенча узачак, соңрак аны М-12 юрисдикциясенә күчерү планлаштырыла.

Юлны киңәйтәчәкләр һәм Чаллы, Түбән Кама һәм башка эре шәһәрләрне урап төзиячәкләр.

Туризм һәм икътисад өчен яңа мөмкинлекләр

Якын киләчәктә республика өчен яңа трассадан файда 146 млрд сум тәшкил итәчәк дип бәяләнә. М-12 яңа эш урыннарын тәэмин итәчәк, территорияләр үсешенә этәргеч бирәчәк, кешеләрне йөртүне, товар ташуны отышлырак, тизрәк һәм куркынычсызрак итәчәк, технологияләр үсешенә һәм төбәктә сәнәгать үсешенә импульс бирәчәк.

М-12 Үзәк һәм Идел буе федераль округларының иң эре икътисади үзәкләре арасында тиз йөрешле автомобиль элемтәсен тәэмин итәчәк. Ә логистик компанияләр товарларны тизрәк илтү маршрутын сайлый алачаклар.

Яңа юл торак пунктларны урап уза, бу уртача хәрәкәт тизлеген арттырачак. Яңа магистральдә күп функцияле АЗС сервислары, кафе, тукталышлар, кунакханәләр була.

Тиз йөрешле юл сәяхәтчеләргә шәһәрләрдә күбрәк истәлекле урыннарны күрергә мөмкинлек бирәчәк.

М-12 төзүчеләре белән бергә археологлар эшли: катлам-катлам җир астында күпме кызыклы ачышлар яшерелгән! Мәсәлән, трасса төзелгән вакытта, алар 370 меңнән артык артефакт тапканнар һәм аларны саклап чыгарганнар. Реставрациядән соң барлык табылган тарихи байлыклар музей фондларына тапшырылачак.

Материалы по теме